Татарстанның аграр тармагының 100 иң яхшы хезмәткәре игълан ителде

2019 елның 27 декабре, җомга

25 декабрьдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм  азык - төлек министрлыгында «Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының  иң яхшы хезмәткәре-2019»республика  конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү  тантанасы булды.

 Үз эшчәнлекләрендә  югары нәтиҗәләргә ирешкән 100 иң  яхшы вәкил 100 мең сум күләмендә  премия алды. Конкурста җиңүчеләрне актлар залында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков җылы сәламләде.

 «Авыл хуҗалыгы иң  кирәкле тармак, аның ярдәмендә  һәркайсыбызның өстәлендә икмәк  һәм тормыш өчен әһәмиятле  барлык продуктлар бар. Биредә төп капитал-кешеләр. Күп нәрсә кеше факторына, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең әзерлегенә бәйле бит.

 Югары Ослан районында  Татарстан Республикасы Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе консультанты  Сөнгатова Наилә Галимҗан кызы  конкурсның җиңүчесе булды. Аның  һөнәри осталыгы һәм хезмәт  эшчәнлегендәге уңышлары республика  дәрәҗәсендә югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International