Бүген, 27 декабрь көнне, Район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаилә балалары өчен Әкияти Яңа ел тамашасы узды.
Тантанада катнашучыларны Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин сәламләде:
- Кадерле балалар! Без барыбыз да сезнең өчен иң көтеп алынган бәйрәмнең килеп җитүен беләбез. Яңа елдан ни көтәбез соң? Әлбәттә, яраткан бүләкләр. Әмма гына түгел! Без бу бәйрәмнең безгә могҗиза бүләк итүен телибез. Һәм мин Яңа ел төне сезнең өчен иң могҗизалы һәм тылсымлы булыр дип ышанам! Иң мөһиме-моңа чын күңелдән ышану, билгеләнгән максатка бер адым атлау, һәм шул чакта сезнең барлык хыялларыгыз һәм теләкләрегез чынга ашачак! Ә ата-аналарга сезнең һәрберегезгә, хәтта иң кечкенә генә казанышыгызга да сөенергә, һәр көнне игелек һәм уңай карарга телим! – диде ул.