"Яңа ел уйлары серпантины"

2020 елның 4 гыйнвары, шимбә

Район үзәк китапханәсе киләсе Яңа елга багышланган чараларны әле 2019 елның декабрендә үк үткәрә башлады. 2020 нче елның өченче гыйнварын китапханә стеналарында Яңа елның беренче укучыларын каршылавын дәвам итте.
Ә дүртенче гыйнвар көнне район үзәк китапханәсе китапханәчеләре Югары Ослан Үзәк паркында «Яңа ел уйнау серпантины»дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Китапханә белгечләре чара кунакларына яңа елны каршылау традицияләре, Яңа ел атрибутлары барлыкка килү тарихы һәм, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп персонажы - Кыш бабай турында сөйләделәр.
 «Иң Кышкы әкият» исемле яңа ел викторинасында катнашучылар кыш турында мәкальләр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, иң активларга призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International