Бүген, 2020 нче елның 10 нчы гыйнварында, Введенка Бистәсе авылында яшәүче Андреева Мария Константиновнага 90 яшь тулды.
Бу истәлекле юбилей көнендә аны котларга район җитәкчеләре дә килгән иде. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов район иминлеге өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм якыннарына ярдәм теләде. Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов, Югары Ослан районы ветераннар оешмасы җитәкчесе Римма Троицкая һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ирина Алеева да кушылды. Барысы да чын күңелдән, юбилярны котладылар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.