2020 елда беренче оператив киңәшмә бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә узды.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. 2019 елда гражданнар хатлары, мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясалды, шулай ук «Халык контроле»системасына кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән нәтиҗә ясалды. Районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка керү, район Советының 21 февральгә планлаштырылган отчет утырышына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре каралды.
Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова, система администраторы Алексей Савичев сөйләделәр.