Бүген Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче пары Иван һәм Мария Феоктистовлар тантаналы рәвештә никахларын теркәделәр.
Истәлекле вакыйга белән яшь гаиләне Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова җылы котлады, тантаналы рәвештә яшь парларга «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле билге һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм программасы әзерләнгән иде.
Яшь парларга чын күңелдән бәхетле гаилә тормышы телибез.