Товарлар җитештерүче предприятиеләр белән эшлекле киңәшмә

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

13 декабрь көнне «Яшүсмерләр-яшьләр клубы» МБУДӘ җирле үзидарә органнары вәкилләренең түгәрәк өстәл форматында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашуы булып узды. Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев эшкуарларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Сорауларның күбесе җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә һәм аларны максатчан куллануга кагылышлы иде. Ике фермер мәсьәләсе якын арада авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү һәм килештерү тәҗрибәсе булган белгечләрне җәлеп итеп, комиссия тарафыннан хәл ителде. Сорауларга район Башкарма комитеты белгечләре берьюлы җавап бирә алдылар.  
Әлеге очрашуның максаты - район территориясендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм алга таба да үстерү. «Сорау-җавап» форматындагы мондый очрашулар дәвамын табар дип өметләнәбез. Чөнки тотрыклы үсә торган кече һәм урта бизнес – җирле үзидарә органнарының да, бизнес вәкилләренең дә уртак бурычы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International