Россия Эчке эшләр министрлыгының 2019 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 14 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан»муниципальара бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы полиция полковнигы Костюнин Вадим Александрович, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей Викторович, Югары Ослан районы прокуроры Егоров Василий Иванович, Югары Ослан район суды судьясы Вәлиев Д.Д., Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары юстиция өлкән лейтенанты Габитов Артем Наил улы катнаштылар.
Киңәшмә барышында муниципальара бүлек эшчәнлегенең 2019 елгы төп нәтиҗәләре, проблемалы мәсьәләләр, киләсе чорга бурычлар билгеләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International