Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясе

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

14 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча Министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.
Утырыш башланыр алдыннан Россиянең спорт министры Павел Колобков һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе академиясе фойесында тәкъдим ителгән Спорт Татарстаны күргәзмәсен карадылар.
 Коллегия утырышында Югары Ослан муниципаль районыннан Марат Зиатдинов катнашты.
Төп доклад белән Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады, ул 2019 елда спорт юнәлеше буенча эшкә йомгак ясады, шулай ук 2020 елга өстенлекләрне атады.
Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Балтач районында физик культура һәм спорт үсеше турында чыгыш ясады. Рөстәм Рафис улы үз районында спорт эшен оештыру мисалында авылда спорт үсеше һәм әлеге юнәлешне үстерү перспективалары турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, югары казанышлар спортын Татарстан бренды дип атады.
Коллегия утырышы дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды, шулай ук Татарстан Республикасы районнары арасында Казан марафонында массакүләм катнашу буенча конкурска йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча Югары Ослан районы икенче урынны алды, шуңа бәйле рәвештә Владимир Леонов Югары Ослан муниципаль районы башлыгы – Марат Зиатдиновка 2020 елда өстәмә спорт мәйданчыгы төзү өчен сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International