Бүген, 2020 елның 15 гыйнварында, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан беренче туу турында акт теркәлде.
Югары Ослан муниципаль районында 2020 нче елда Тимофеевлар Андрей һәм Ирина гаиләсендә беренче бала 3820 гр авырлыктагы малай булды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова бәхетле ата-аналарны чын күңелдән котлады, беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау адресын һәм уенчык тапшырды.
Бу шатлыклы вакыйга белән яңа туган балаларның әти-әниләрен Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.