15 гыйнварда район җирлекләрендә беренче гражданнар җыеннары узды, анда 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.
Соболевский һәм Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлекләре башлыклары халык алдында бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап белән чыгыш ясадылар.
Халык җирле үзидарә органнарының эшен уңай бәяләде, үзара салым акчаларын җыюга 2020 елда актив кушылдылар. Ольга Майорова мәгълүматларына караганда, Соболевское авыл җирлегендә планлаштырылган чараларның 20% тан артыгы түләнгән инде.
Профилактик эш турында мәгълүмат белән ветеринария һәм янгын хезмәте вәкилләре чыгыш ясады.
Хөрмәтле район халкы, сезне җыеннарда актив катнашуыгызны сорыйбыз. Җыеннарны үткәрү графигы район сайтында урнаштырылган.