2020 елның гыйнварыннан 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү эше яңадан башланып китте

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020 елның 9 гыйнварыннан 65 яшьтән өлкәнрәк затларны Диспансеризация һәм скрининг тикшеренүләре узу өчен, кеше үлеменең һәм инвалидлыкның төп сәбәбе булган иң куркыныч авыруларны иртә ачыклау максаты белән, Югары Ослан муниципаль районының медицина оешмаларына китерү эше яңадан башланды.    
«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан 2020 нче елның гыйнвар аенда ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны районның медицина оешмаларына 68 кеше китерү планлаштырыла.  Автотранспортны нәтиҗәле файдалану максатыннан үзәк белгечләре медицина оешмалары белән берлектә өлкәннәр исемлеген алдан ук әзерләделәр, автотранспорт хәрәкәте маршрутларын һәм графикларын билгеләделәр 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International