Булачак әниләр өчен "Аистенок" клубы дәресләре

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан Югары Ослан муниципаль районында «Демография» милли проектын тормышка ашыру максатыннан «Югары Ослан РҮХ» ДАССО җирлегендә «Өмет утравы» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Мухаметзянова Анна тарафыннан булачак әниләр өчен «Аистенок»клубының чираттагы дәресе үткәрелде.    
Дәрескә республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Джабраилова Бажа чакырылган иде, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елдан башлап 1100 нче номерлы карары нигезендә, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган Татарстан Республикасында даими яшәүче яңа туган балалар белән гаиләләр балалар кирәк-яраклары белән тәэмин ителәләр, дип сөйләде.
Мөдир йөкле хатын-кызларга балалар кирәк-яракларының бүләк комплектына хокукны билгеләү өчен гаиләнең җан башына уртача кереме күләме турында белешмә бирү тәртибен аңлатты.
Дәрес ахырында чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, аларга җаваплар бирелде. Барлык катнашучыларга «яңа туган балалары булган гаиләләргә бүләк комплектлары бирү турында»мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International