Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән эшлекле киңәшмә

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Югары Ослан урта мәктәбендә район гомуми белем бирү учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән эшлекле киңәшмә узды.
Җыелучылар алдында Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Аксенова Н. М.Татарстан Республикасында һәм Югары Ослан районы буенча 2019 елның 12 аенда балалар арасында юл-транспорт имгәнүләре турында сөйләде, белем бирү учреждениеләрендә ЮИД отрядларының эшен яктыртты һәм алдагы чорга профилактик чаралар планы белән таныштырды.
Аннары тәрбия өлкәсе хезмәткәрләре арасында булачак һөнәри осталык конкурслары мәсьәләләре каралды һәм алда торган чаралар планы турында фикер алышынды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International