Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашу

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген, 2020 елның 16 гыйнварында, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашты.
Очрашу Югары Ослан районы администрациясе бинасында узды.
Очрашуда Югары Ослан районы территориясендә урман хуҗалыгын үстерү, урман торгызу һәм урман үрчетү буенча эшләр башкару мәсьәләләре һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Идел буе урманчылыгы һәм Идел буе урман хуҗалыгы коллективлары катнашында узган җыелышта катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International