2019 елдан башлап муниципаль районда милли проектларны уңышлы гамәлгә ашыру бара.
2020 елга түбәндәге яңа объектлар билгеләнде.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында республикада «Мәдәният инфраструктурасының яңа дәрәҗәсен тәэмин итү («Мәдәни мохит») төбәк проекты бар. Әлеге проект мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениеләрен музыка кораллары, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итүне үз эченә ала.
"Югары Ослан муниципаль районы Балалар сәнгать мәктәбе” муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе 2020 елда музыка уен кораллары, уку җиһазлары, уку әсбаплары, 7,6 млн.сумга сатып алачак.
Бу педагоглар, ата-аналар һәм укучылар өчен зур шатлык.
"Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «юл челтәре (Татарстан Республикасы)» региональ проекты буенча 2,282 км озынлыкта «Олан-Каратун-Килди» автомобиль юлын һәм 2,2 км озынлыкта М-7 «Идел»-Пустые Моркваши автоюлын капиталь ремонтлауны дәвам итү планлаштырыла.
«Мәгариф» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасы заманча мәктәбе» региональ проекты кысаларында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында цифрлы һәм гуманитар профильләрнең төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен матди-техник база булдыру (яңарту) максатларында «Яр буе Морквашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 1,1 млн.сум алачак.
Һәр проектка партиянең Югары Ослан җирле бүлеге җаваплылар беркетелгән.
Партиянең Югары Ослан җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәридә Янтыкова