2019 нчы елда Югары Ослан муниципаль районы бүләкләре комиссиясе тарафыннан оешма һәм хезмәт коллективларының район һәм республика бүләкләренә лаек булган иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү турындагы үтенечнамәләре каралды. Тулысынча җыелган һәм хупланган документлар Татарстан Республикасы дәүләт органнарына һәм министрлыкларына җибәрелде. Барлык алынган бүләкләр тантаналы шартларда тапшырылды.
2019 елда барлыгы 22 кеше Республика бүләкләре белән бүләкләнде, 69 кеше Югары Ослан муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.