2012 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына-90 яшьтән башлап шәхси котлау тапшыру традициясе дәвам итә. Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның шәхси котлаулары юбилярның туган көнендә дә тапшырыла.
2019 елда Югары Ослан муниципаль районында яшәүче юбилярларга барлыгы 32 шәхси котлау тапшырылды, аларның 6 кеше үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте (2017 елда - 41, 2018 елда– 39).
Ветераннарның сәламәтлеге торышы уңаеннан юбилярларны котлау, нигездә, өйдә үткәрелә. Ветераннар котлауларны авыл җирлекләре башлыклары, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы, Социаль яклау бүлеге, МАССАКҮЛӘМ мәгълүмат чаралары вәкилләре исеменнән дә кабул итәләр. Юбилярларга истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.