Кичә Югары Осланның «Чемпион» спорт комплексында егетләр арасында «мәктәп волейбол лигасы» ярышлары узды.
Ярышлар түбәндәге максатларда үткәрелде::
- Мәктәп укучылары арасында волейболны пропагандалау һәм популярлаштыру;
- Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- Катнашучыларның спорт осталыгын күтәрү;
Ярышларда безнең районның 4 ир-ат командасы катнашты.