15 гыйнварда республика муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре методистлары һәм туган телдә белем бирү һәм тәрбия бирү оешмалары директорлары киңәшмәсе булды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернат базасында оештырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, министрның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова катнашты.
Югары Ослан районыннан мәгариф бүлеге методисты Дәүләтшина Г. и. катнашты.
Докладлар белән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.
Төп игътибар РФ законнары нигезендә туган телдә белем бирүне оештыруга, белем бирү оешмасының конкурентлылык дәрәҗәсен күтәрүгә, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен мәктәп эчендәге контрольгә, психологик-педагогик ярдәм күрсәтүгә, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бирелде. Шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри стандартларга туры китереп квалификациясен күтәрү, педагогларның һөнәри үсешенә грантлар бирү, мәктәпнең ата-аналар белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Чыгышларның берсе Глобальләшү шартларында милли мәгарифнең мөһим бурычы буларак укучыларның милли үзаңын тәрбияләүгә багышланган иде.
Киңәшмә ахырында катнашучылар игътибарына 2020 елда милли мәгарифне үстерү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф Идарәсе тарафыннан планлаштырылган чаралар графигы белән Юл картасы тәкъдим ителде.