Районның чыгарылыш сыйныф укучыларының Татарстан Республикасының алдынгы югары уку йортлары вәкилләре белән очрашуы

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген районның чыгарылыш сыйныф укучылары Татарстан Республикасының алдынгы югары уку йортлары вәкилләре белән очрашты – Казан федераль университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе, «ТИСБИ» Идарә университеты, Казан кооператив институты. Әлеге чарада 173 укучы катнашты. 
Вуз вәкилләре булачак абитуриентларны кабул итү кагыйдәләре белән таныштырдылар, әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре, тулай торакта яшәү мөмкинлекләре, күңелле студентлар тормышы, бәйрәмнәр, спорт чаралары, Ачык ишекләр көннәре турында сөйләделәр.
Очрашуда катнашучылар мәгълүмати буклетлар, календарьлар, блокноталар алдылар.
Очрашу уңышлы узды һәм безнең чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәпне уңышлы тәмамлап, һөнәрне дөрес сайларлар һәм яхшы белгечләр булып, районның чәчәк атачагына өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International