Семинар-киңәшмәдә катнашу

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район Советы Аппаратының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре район оешмалары һәм учреждениеләренең кадрлар хезмәтләре өчен Югары Ослан муниципаль районы Пенсия фонды идарәсе үткәргән семинарда катнаштылар. Семинарда 2020 елдан электрон хезмәт кенәгәләрен кертү һәм Россия Пенсия фондына Хисап Бирү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр каралды. Беренче мондый семинар гыйнвар башында узды, яңалыклар күп һәм әлегә аңлаешлы түгел. Авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары өчен укыту 27 гыйнварга билгеләнгән. Ышаныч белән әйтергә була – кадрларның эше кимеми…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International