Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объектларны капиталь ремонтлау буенча берничә программа кабул итте.            
"200 башка исәпләнгән сыер абзарларын капиталь ремонтлау" программасына 1 объект кертелгән. Әлеге объект Рус Борнашы авылында урнашкан-бу «Прокопьев А.и.»КФХсының 200 баш сыер абзары.            
Бүгенге көндә барлык проект-смета документлары эшләнгән, районның барлык хезмәтләре белән килештерелгән һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында раслау бара.            
Республика программасы нигезендә, авыл хуҗалыгы объектларын капиталь ремонтлау чыгымнарының 30% ы бюджеттан каплана. Объектта эшләр май аенда башланачак. Эшләрнең кураторы итеп «ГИСУ»ГКУ зона инспекторлары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International