Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган 2020 елга Татарстан Республикасы АПК җитәкчеләре һәм белгечләре укуларының план-графигы нигезендә «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә 2020 елның 28 гыйнварыннан «хуҗалык итүнең кече формалары шартларында агробизнесны нәтиҗәле алып бару» программасы буенча (КФХ башлыклары, «Яшь фермерларга ярдәм итү», «гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «гаилә фермаларын үстерү»программаларында катнашучылар өчен) 3 көнлек квалификация күтәрү уздырыла.