Агымдагы уку елында районда «яшь завуч мәктәбе» проекты актив тормышка ашырыла, ул яңа эш башлаучы завучларга белем бирү учреждениесенең укыту-тәрбия процессы идарәсендә үз эшчәнлеген дөрес һәм сыйфатлы итеп планлаштырырга һәм педагогик хезмәткәрләр белән тыгыз элемтәдә тора белергә ярдәм итә.
Бу проект кысаларында Макыл урта мәктәбе базасында " белем бирү оешмасында методик эшне оештыру. Локаль актларны эшләү»дигән темага семинар узды.
Макыл урта мәктәбенең укыту буенча директор урынбасары Алсу Баканова мәктәп мисалында гомуми белем бирү учреждениесенең методик эш формаларының берсе буларак бердәм методик теманы тормышка ашыруның үзенчәлекләре турында сөйләде. Гамәли өлешендә завучларга бергәләп мәктәпнең локаль норматив актларына төзәтмәләр кертү тәкъдим ителде.