Белдерү

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

2020 нче елның 27 нче гыйнварында сәгать 10.00 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы илле дүртенче утырышы була.
Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:
1.    Югары Ослан муниципаль район Советының 2019 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 52-601 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында " карарына үзгәрешләр кертү турында»; 
2.    Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының 2019 елгы эше турында;
3.    Югары Ослан муниципаль районы Советының 2006 елның 1 августындагы 7-80 номерлы карары белән расланган Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү турында;
4.    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "хезмәт урынында үз-үзен тотышына һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәү буенча Комиссия турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 369 нчы номерлы карары;
5.    Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасының 2019 елгы эше турында;
6.    Югары Ослан муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2019 елгы эше турында ;
7.    2019 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру эше турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International