23 декабрь көнне район үзәк китапханәсендә «Идел таңнары»клубының чираттагы утырышы узды.
«Тыл хезмәтчәннәре – алыштыргысыз сугыш геройлары» исеме астында туган якны өйрәнү альманахы ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.
Җыелучылар район үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышы вакытында тылда хезмәт куйган кешеләр турында мәгълүмат җыю эше белән таныштылар. Алар, кайчакта, тәүлекләр буе йокламый, Җиңүне үз хезмәтләре белән якынайткан. Шулай ук кунаклар туганнары биргән истәлекләр һәм фоторәсемнәр белән таныштылар.
Тикшеренү эше тыл хезмәтчәннәре, аларның гаиләләре турында белү һәм сөйләү, әниләребезгә, әбиләребезгә кагылган дәһшәтле сугыш, ул чорларда туган буын турында бөтен дөреслекне күрсәтү мөмкинлеге бирә.