Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында чираттагы оператив киңәшмә узды, киңәшмә эшендә һәрвакыттагыча палаталар рәисләре катнашты.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Районның рәсми сайты белән эшләү, яңалыклар тасмасын һәм норматив-хокукый актларны татар теленә күчерү, хисаплар һәм эш планнарын әзерләү мәсьәләләре каралды.  
Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлеге белгече Әхмәтшина Д., системалы администратор Алексей Савичев, Совет аппараты җитәкчесе Людмила Никитина сөйләделәр.
Барлык сораулар буенча да район башлыгы җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International