Бүген, 27 нче гыйнварда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында юлларны вакытында кардан чистарту, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын үткәрү, район мәгариф учреждениеләренең террорчылыкка каршы якланганлыгы һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау мәсьәләләре каралды.