2020 елның 25 гыйнварында тренер-укытучы Руслан Һадиев җитәкчелегендәге милли көрәш секциясендә тәрбияләнүчеләр 2003-2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Хәлилов Диләрә Хабибулла улы кубогына «көрәш» буенча ачык турнирда катнаштылар. Ярышлар Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Төньяк Норлат авылында узды.
Призерлар өчлегенә бер тәрбияләнүче дә керә алмаса да, безнең спортчылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм мөһим спорт тәҗрибәсе алдылар.