Үзмәшгульләр: пенсиягә акча эшләү

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның пенсия хокукларын формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына бара, дип искәртә.

Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы.
Теркәлү өчен яшәү урыны буенча РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым органында «һөнәри керемгә салым " махсус режимын кулланучы салым түләүче сыйфатында исәпкә кую турында гариза, паспорт һәм белешмә булырга тиеш. 

Мөһим!!! РПФКА иминият взнослары суммасы теләсә кайсы күләмдә, әмма 2020 елда 256185,6 сумнан да артмаган күләмдә түләнә. Иминият взносларын түләү срогы агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.

Игътибар итегез, иминият стажына мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият взнослары түләнгән чорлар гына исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International