Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "хезмәт урынында үз-үзен тотышына һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу таләпләрен үтәү буенча Комиссия турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында" 2006 ел, 7 нче июнь, 369 нчы номерлы карары;
2. Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасының 2019 елгы эше турында;
3. Югары Ослан муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының 2019 елгы эше турында ;
4. 2019 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру эше турында.