29 февраль. Кышның соңгы көне, һава торышы куандыра.
Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратында узган чираттагы оператив киңәшмә эшендә палаталар вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәшит Гобәйдуллин катнашты.
Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Районның рәсми сайты белән эшләү, яңалыклар тасмасын һәм норматив-хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре каралды. Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова, система администраторы Алексей Савичев сөйләделәр.
Социаль–икътисадый үсеш буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Манапова Наталья дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча статистик мәгълүматлар бирү һәм хисап бирү эше турында сөйләде. Совет аппараты җитәкчесе Людмила Никитина муниципаль хезмәткәрләрнең «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсында катнашуы, Җиңү фестивалендә катнашу, Масленица бәйрәмендә катнашу мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.