Авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Чүпрәле муниципаль районы территориясендә авылда кече хуҗалык рәвешләрен үстерү һәм Татарстан Республикасында халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
 
Семинар башланганчы "түгәрәк өстәлләр" узды, аларда авыл территорияләрен үстерүнең милли проекты кысаларында федераль һәм республика кече формаларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча берничә программа каралды. Шулай ук банклар, компетенцияләр үзәге һәм КУЭ Корпорациясе вәкилләре чыгыш ясады.

Пленар өлешне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ачты, ул бюджеттан финанслана торган һәм социаль мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән 50 республика программасы турында җентекләп сөйләде.

Чарада шулай ук фермерларның докладлары, грант программаларында катнашуда фермерлыкны үстерүнең уңай тәҗрибәсе тыңланды.

Семинар-киңәшмә ахырында узган ел йомгаклары буенча уңай нәтиҗәләргә ирешкән фермер хуҗалыклары башлыгының акчалата премиясе белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасында Рус Борнашы авылыннан фермер хуҗалыгы башлыгы Әлфия Прокопьева да бар.

Семинарда муниципаль районнар башлыклары һәм урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International