Яр буе Морквашы авыл җирлегендә яшәүче тыл хезмәтчәне Якимов Василий Якимовичны узган җомгада Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Сергеевич Тимиряев һәм яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгы Илнур Хаҗинур улы Гаязов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медале белән бүләкләде.
Василий Якимовичка рәхмәт сүзләре белән медаль тапшырдылар, сәламәтлек, озын гомер һәм туганнар һәм якын кешеләр ягыннан аңлашып яшәүләрен теләделәр.