Бүген "Иннополис" лицееның актлар залында "Хорлар көрәше - 2020"традицион мәктәп хор фестивале узды. Быел фестиваль "элеккеге чор геройлары турында..." дигән исемне йөртә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Үзләренең иҗади чыгышларын 2-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә әзерләделәр. Сугыш еллары җырларын башкарып, балалар аларны үз тормышлары бәрабәренә җиңүгә якты киләчәк өчен гомерләрен кызганмаган кешеләр истәлегенә багышладылар. Фестивальдә катнашучыларның барысы да грамоталар белән бүләкләнде.