Рөстәм Миңнеханов: Иннополис резидентлары санын арттыру яңа торак төзүне таләп итә

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды һәм яңа объектлар төзелеше өчен мәйданчыкларны карады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Иннополис кебек проектлар ярдәмендә Россия дөньяда көндәшлеккә сәләтлелеген саклап кала, инновацион потенциалны үстерә. Тармакның иң яхшы белгечләре Татарстанга эшләргә килергә әзер. Аларга яшәү һәм үсеш өчен шартлар тудырырга кирәк", - диде ул.

Киңәшмә барышында ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, өч ел дәвамында Иннополиста кунакханә комплексы, индустриаль парк, логистика үзәге һәм мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзү планлаштырыла. Агымдагы елның августына ике катлы мәдәни үзәк төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, 2025 елга шәһәрдә индустриаль Үзән булдырырга планлаштыралар, ул 45 гектарга якын мәйдан биләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International