Кичә, 11 мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов җитәкчелегендә Иннополиста перспектив проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәгә кадәр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар озатуында Иннополиста яңа объектлар төзү өчен берничә мәйданчыкны карады.
Өч ел дәвамында Иннополиста кунакханә комплексы «Иннополис» МИЗ индустриаль паркы, логистик үзәк һәм мәгълүматларны эшкәртү үзәге төзү планлаштырыла.
Моннан тыш, агымдагы елның августына ике катлы мәдәни үзәк бинасын төзеп бетерү планлаштырыла.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Иннополис университет кампусының икенче чираты төзелеше турында сөйләделәр (төзелеш вакыты – 2022-2024 еллар), анда 2 мең студентны урнаштыру планлаштырыла.
«Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентлары һәм партнерлары (бүген алар 103) 3,4 меңнән артык эш урыны булдырдылар