2020 елның мартында Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы һәм 2019 ел йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча ел саен үткәрелә торган республика журналистлар конкурсы старт алды.
Безнең район муниципаль хезмәткәрләре һәм журналистлары әлеге конкурста катнашу өчен түбәндәге номинацияләр буенча гаризалар бирделәр:
- икътисад, финанслар һәм муниципаль милек
- муниципаль хуҗалык һәм тормыш тәэмин итү системалары
- җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү
- җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру һәм кадрлар белән тәэмин итү
- иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе
- авыл җирлеге эшчәнлегендә «Электрон хуҗалык китабы»
- журналистлар конкурсы.
Конкурсантларыбызның уңышларына өметләнәбез һәм аларга уңышлар телибез.