Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы район Советы аппараты хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында «җирле үзидарә системасын үстерү турында»темасына Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы запросы буенча мәгълүмат әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
2020 елның 1 мартына соратып алына торган мәгълүматны тутыру буенча Методик рекомендацияләрнең төп моментлары каралды. Шулай ук җирле үзидарә органнарына җирле үзидарәне хокукый җайга салуда булган мәсьәләләр һәм законнарны камилләштерү буенча тиешле тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрергә тәкъдим ителде. Мондый мәгълүмат ел саен бирелә, әмма башкаручыларның форма тутыруда билгеле бер кыенлыклар бар, шуңа бәйле рәвештә укыту семинары үткәрелде