«ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы утырышы

2020 елның 13 марты, җомга

Кичә, 12 мартта, район башлыгы Марат Зиатдинов совет җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумы утырышында катнашты.

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр буларак, җирлекләрнең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналашуы, ТР торак пунктлары чикләре турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү, муниципаль милектә булган гидротехник корылмаларны тоту, республиканың муниципаль районнары, шәһәр округлары һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күрсәткечләре күтәрелде.

Көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча конструктив һәм нәтиҗәле диалог узды, аның максаты-җирле үзидарә органнары эшенең нәтиҗәлелеген һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен карарлар кабул итү.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International