24с х х формасы статистик хисапларына караганда, 2020 елның 1 мартына барлык милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 8957 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1172 башка кимрәк. «Красный Восток Агро» АҖнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1318 башка һәм «Николаев С.А» крестьян-фермер хуҗалыгы 8 башка кимегән. Савым сыерларының баш саны узган елгыдан 22 башка күбрәк.
«Пашков С.И.» крестьян – фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексында дуңгызлар саны үзгәрешсез кала-4999 баш.