Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә.
Документлар һәм гаризалар 2020 елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр кабул ителә.
Элемтә өчен телефоннар: 8(843) 2217688 (88 44), (843) 2217685