Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2020 елның 14 марты, шимбә

Киңәшмә эшендә район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев, палаталар вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин катнашты.

Көн тәртибендә гадәттәгечә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары, керүче документларны карау мәсьәләләре бар. Районның рәсми сайты белән эшләү, яңалыклар тасмасын һәм норматив-хокукый актларны татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләләре каралды. Югарыда санап үтелгән мәсьәләләр буенча хәл турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек начальнигы Анна Йосыпова, система администраторы Алексей Савичев сөйләделәр.

Барлык сораулар буенча да җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International