Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе педагогик хезмәткәрләренең һөнәри үсешенең милли системасының, шул исәптән укытучылар үсешенең милли системасын да кертеп, төп принципларын раслау турында» 2019 елның 31 декабрендәге 3273-р номерлы күрсәтмәсен тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 10 мартыннан алып 13 мартына кадәр Буа шәһәрендә укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү буенча җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрне укыту оештырылды.
Бу укуларда Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты Юлия Григорьева, «Иннополис лицее», Югары Ослан урта мәктәбе җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләре катнашты. 13 мартта җиде район вәкилләре мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын үстерү буенча үз проектларын якладылар. Проектларны яклауда Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касимов катнашты. Ул "Иннополис лицее", Югары Ослан урта мәктәбе чыгышларының грамоталы һәм әзерлекле булуын билгеләп үтте.