2020 нче елның 16 нчы мартында Макыл авыл җирлегенең мәдәният йортында 50 ел бергә гомер иткән Бикмөхәмәтовлар МАДА һәм Елена Шәяхмәтовналарның алтын туйларын билгеләп үтүче парларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан Бикмөхәммәтовларның исемнәре "Районның мактаулы юбилярлары” китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге баш белгече Э.Р. Яруллина юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Макыл авыл җирлеге башлыгы А.И. Матвеевадан бүләк тапшыру белән юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.