Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда район предприятиеләре, оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан салым һәм иминият взнослары буенча бурычлар, шулай ук законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк булган хезмәт хакы түләү мәсьәләләре каралды.
Комиссия эшендә шулай ук район прокуратурасы вәкилләре Алсу Данилова, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара инспекциясе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, суд приставлары хезмәте Святослав Баскаков катнашты.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия әгъзалары тарафыннан карарлар кабул ителде һәм тикшерелгән һәр оешма буенча күрсәтмәләр бирелде, шулай ук булган бурычларны түләү сроклары билгеләнде.