Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
2020 елның 20 мартында 10 сәгать 00 минутта Татарстан Республикасы территориясендә монополиягә каршы законнар өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар онлайн форматта үткәрелүе турында хәбәр итәбез.
Чара кысаларында Монополиягә каршы җайга салу өлкәсендә идарә эшчәнлегенең 2019 елда йомгакларын яктырту, шулай ук республика төбәкләрендә конкуренцияне үстерүнең «юл карталарын» гамәлгә ашыру темасы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, «Челтәр компаниясе» ААҖ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының монополиягә каршы орган белән хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм килеп туган практикада башка актуаль проблемалар буенча чыгышлары планлаштырыла.
Монополиягә каршы ведомство эше буенча килеп туган сорауларны алдан e-mail аша җибәрергә мөмкин:
to16_43@fas.gov.ru шулай ук чатта турыдан-туры трансляция вакытында бирергә, җаваплар туры эфирда биреләчәк.