16 нчы март көнне Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары - Храмова Таисия Алексеевна, Козлова Лидия Алексеевна, Щипачева Нина Васильевна , Воробьева Нина Михайловнага юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнаштылар.
Авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Родионова авыр тормыш юлы һәм героик хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аларның хезмәт эшчәнлеге һәм сугыштан соңгы чорлары турында сөйләде. Аннары кунакларга котлау өчен сүз бирде.
"Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, — дип мөрәҗәгать итте Марат Галимҗанович - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан рәхмәтле яшь буыннар исеменнән иң ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз. Сезнең язмышыгыз, батырлыгыгыз, тормышыгыз аның аерылгысыз өлеше булып тора. Сезнең эшегез-чын рух көче, фидакарьлек, Бөек патриотлык һәм үз ватаныңа мәхәббәт үрнәге. Безнең бурыч - бу вакыйгалар турында истәлекләрне саклап калу, буыннан-буынга ветераннарга хөрмәт тәрбияләү. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим. Бик зур рәхмәт сезгә!»
Ветераннар бик дулкынланып котлаулар кабул иттеләр, Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга вәгъдә бирделәр