Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе исегезгә төшерә:
бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән бакча һәм торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә.
Бу вакытка кадәр, «Дача амнистиясе» н озайту аркасында, татарстанлылар төзелеш башлану һәм тәмамлану турында хәбәр итмичә, мондый күчемсез милеккә хокукны теркәү мөмкинлегенә ия.
Хокук билгели торган документны, милек хокукын теркәү турындагы гариза белән бергә, дәүләт пошлинасын 350 сум күләмендә түләп, КФҮнең теләсә кайсы офисына тапшырырга кирәк.